Дүшәмбе, 23 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Илсөяр Шәйхетдин кызы Гарипова һәм Спиридон Марданович Димикаев үзләренең 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.

Илсөяр Шәйхетдин кызы ТАССРның Балтач районы Чулпан авылында күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпне дә шунда тәмамлый. Сугыш вакытында туган авылы колхозында эшли, олыларга ярдәм итә. Сугыштан соң Казанга китеп, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына эшкә урнаша, анда хәрби очучылар өчен унтыйлар тегәләр.

Яр Чаллыга яшь гаилә 1950 елда килә. Илсөяр Шәйхетдин кызы ГЭС бистәсенең 1 нче балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Читтән торып медицина белеме ала. Соңрак 3 нче поликлиникада, ЗЯБ бистәсенең бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли. Лаеклы ялга шуннан китә. Никахта өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеранны җиде оныгы, бер оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Спиридон Марданович ТАССРның Минзәлә районы Чупай авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында биш сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында, яшүсмерләр кебек үк, кыр эшләрендә эшли. 1945 елда Уралга китә. Пермь өлкәсенең Чусов районында «Скальная» шахтасына урнаша. 1953 елда туган якларына кайта, механизаторга укый, комсомол юлламасы буенча Казахстанга китә. 30 елдан артык Н. Столовский исемендәге совхозда эшли. 1990 елда туган авылы Чупайга кайта. Бүген ветеранны дүрт баласы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Күп санлы грамоталар һәм Рәхмәт хатларына ия.

Сишәмбе, 18 август 2020, 13:36