Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген Наил Мәһдиев Чаллының С. П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатында булды. Шәһәр башлыгы предприятиенең җитештерү куәтләрен карап чыкты. Мэр өчен экскурсияне комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев үткәрде.

Наил Мәһдиевка гофротара җитештерү фабрикасын күрсәттеләр. Соңгы вакытта комбинат, берьюлы берничә яңа линияне эшләтеп, дәүләт производствосын шактый модернизацияләде. Экскурсия барышында әйтелгәнчә, узган ел картон ясау машинасы да модернизацияләнә, җиһазлар белән Австриянең Аndritz фирмасы тәэмин итә. Шул ук эшлекле партнер белән берлектә барабан "гидроразбиватель" урнаштыру буенча Россиядә беренче проект гамәлгә ашырылды. Яңа технология тәүлегенә 1200 тоннага кадәр макулатура массасы җитештерергә мөмкинлек бирә.

Комбинат продукциясенең үзкыйммәтендә макулатура 50%тан артык тәшкил итә.

«Без бу юнәлештә үсешне дәвам итәбез. Картон ясау машинасы буенча 2 һәм 4 млн еврога исәпләнгән проектларны карыйбыз. Хәзерге вакытта Россиядә макулатура күләменең нибары 50%ын җыялар, ул эшкәртүгә җибәрелә, ә Европада – бу сан 75%тан артыкны тәшкил итә. Шуңа күрә бу юнәлештә эш күләме бар, алга таба да экологик программаны үстерү мөһим», – дип хәбәр итте Андрей Фомичев.

Комбинат активно сотрудничает и с резидентом ТОСЭР «Набережные Челны» – компанией Haier. В первую очередь, для выполнения заказов китайских партнеров на предприятии появилась новая линия Jumbo для изготовления крупногабаритной гофротары. Комбинат ставит перед собой задачу стать одним из основных поставщиков крупногабаритной гофротары для компании Haiеr.

Комбинат «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты булып торучы Haier компаниясе белән дә актив хезмәттәшлек итә. Беренче чиратта, Кытай партнерларына заказларны үтәү өчен предприятиедә эре габаритлы гофротара җитештерү өчен Jumbo яңа линиясе барлыкка килде. Комбинат Наіег компаниясе өчен эре габаритлы гофротара белән тәэмин итүчеләрнең берсе булу бурычын куя.

 Бүген комбинатта 1700гә якын хезмәткәр эшли.

2019 елда комбинат 4,5% үсеш белән 11 млрд сумлык товар продукциясе җитештергән һәм саткан.

Наил Мәһдиев шулай ук комбинатның хезмәт коллективы белән очрашты. Ул аларга эшләре өчен рәхмәт белдерде, предприятиенең динамик үсеше республика икътисадында лидерлык позицияләрен ныгытуын билгеләп үтте

Сишәмбе, 18 август 2020, 17:55