Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Васильевна Капуш котлаулар кабул итте.

Фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны Клавдия Васильевна Орловск өлкәсенең Глазунов районы Подолянь авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 14 бала тәрбияләнә, ул кечкенәсе була. Ветеран хатирәләре буенча, балачаклары булмаган диярлек, хәерчелектә көн күрә алар. Клавдия Васильевнага ике яшь булганда, гаилә Украинага, Запорожск өлкәсенә күчә. 1937 елда мәктәпкә укырга керә. Тик биш сыйныф кына тәмамлый ала ул. Гаилә яшәгән өлкә фашист оккупациясенә эләгә. Клавдия дә, үзе кебек йөзләгән шундый ук балалар һәм яшьләр белән бергә Германиягә мәҗбүри эшкә җибәрелә.

Клавдия Васильевна сугыштан соң, кичке мәктәпкә укырга керә һәм 10 сыйныф белем ала. Алга таба уку мөмкинлеге булмый аның. Төрле эшче булып эшли, үз гаиләсенә ярдәм итә. 1952 елда кияүгә чыга. Ике бала тәрбияләп үстерә. Хәзер ветеранның ике оныгы бар. Хезмәт эшчәнлеге тегүче һөнәре белән бәйле. Яр Чаллы шәһәренә пенсиягә чыккач күчеп килә.

Клавдия Васильевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Чәршәмбе, 19 август 2020, 08:55