Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында 4 нче мәктәп территориясендә ЗЯБ бистәсенең 18 нче микрорайонында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме узды.

Шәһәр халкын бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, Яр Чаллы мэры урынбасары Флера Андреева, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, картон-кәгазь комбинатының генераль директоры урынбасары Евгений Залогин, сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетова котладылар.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында Андрей Фомичев укучыларга мәктәп товарлары сатып алу өчен 60 сертификат тапшырды. «Уют» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәрьям Мостафина, 50 ел бергә гомер иткән Мурзаяновлар гаиләсен хөрмәтләү кичәсе оештырды.
Комплекста яшәүчеләр иң яхшы клумбалар өчен бүләкләнделәр, шулай ук аз керемле гаиләләрдән булган сигез укучыга сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, "Кызыл Тау" мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан уен мәйданчыклары, интерактив зоналар һәм концерт программасы оештырылды.

Чәршәмбе, 19 август 2020, 09:16