Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республикада эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Пандемия чорында Татарстан эшмәкәрләре өчен 30дан артык дәүләт ярдәме чарасы гамәлдә булды, бу — мөлкәт, финанс һәм финанс булмаган ярдәм-консультация һәм белем бирү программалары, аларның бер өлеше федераль үзәк тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасы коронавирус таралу шартларында бизнеска ярдәм итүгә 1,7 млрд сумнан артык акча юнәлдерде.
Моннан тыш, Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан моношәһәрләр территориясендә еллык 0-5% ставкасы белән 15 елга кадәр 5 млннан 1 млрд сумга кадәр займ формасында гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, республикада җиде моношәһәр бар: Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистай.
Чаллыда Европада иң зур индустриаль парк – «Мастер» Кама индустриаль паркы эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта резидентларның саны 295 берәмлек, алар тарафыннан машина төзелеше, запас частьләр җитештерү һәм комплектлау җиһазлары һ. б. өлкәсендә 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Хәзерге вакытта Татарстанда 80 сәнәгать мәйданчыгында һәм 20 сәнәгать паркында 1484 резидент-компания эшли, аларда 30 000 эш урыны барлыкка килде.

Сишәмбе, 18 август 2020, 11:46