Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Аларны Чаллының 18 гаиләсе алды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда 46 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән. 37 мең гаилә 14,7 млрд сумлык акчадан файдаланган. Ана капиталы акчалары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту – сертификат хуҗаларының 90%ы мондый мөмкинлектән файдаланган.

Чаллылылар ана капиталы сертификатын алу, аның белән эш итү турындагы гаризаларны РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша www.pfrf.ru электрон рәвештә бирә алалар.

Чәршәмбе, 19 август 2020, 15:22