Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Елизавета Михайловна Темаевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы Елизавета Михайловна Сурский Аструк авылының туган колхозында эшли. 2016 елда Елизавета Михайловна Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Юбиляр ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына багышланган медальләр белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Елизавета Михайловнага котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, шулай ук ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

Чәршәмбе, 19 август 2020, 16:46