Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин уку процессын оештырудагы яңалыклар турында сөйләде.
"Кайбер таләпләр безнең өчен яңа түгел. Март азагында ук, бу хәл килеп чыккач, мәгариф министрлыгының рекомендацияләре һәм боерыклары бар иде. Кайбер моментлар кертелде – бу дезинфекция чаралары, чисталыкны тәэмин итү һәм җилләтү графигы", - дип билгеләп үтте спикер.
Бинага керүчеләрнең барысының да температурасын үлчәячәкләр. Антисептик чаралар керү урынында гына түгел, барлык сыйныфларда да булачак. Максат элемтәләрне минимальләштерү, дәресләр бер класста узачак. Укучылар янына укытучылар үзләре керәчәк (дәресләр өчен махсус җиһазлар кирәк булмаган очракта, мәсәлән химия, физика дәресләре өчен). Мөмкин булганча, дәресләр саф һавада үткәреләчәк.
Укучылар логистикасы мәсьәләсе өйрәнелә, зур мәктәпләрдә берничә керү һәм чыгу урыннары оештырылачак. Моннан тыш, медблокларда авыру билгеләре ачыкланучы балаларны яки хезмәткәрләрне изоляцияләү өчен бүлмәләр каралган.
Калган сыйныфлар буенча Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган тематик сыйныф сәгатьләре узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 август 2020, 10:49