Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Таисья Николаевна Мазырина, Мария Константиновна Матросованы юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, шулай ук микрорайоннарның ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Таисья Николаевна Мазыринага 90 яшь тулды. Юбиляр Пермь краенда туа. Бөек Ватан сугышы елларында Таисья Николаевна туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Краснодар краеның Ейск шәһәренә күчеп килә, анда совхозда эшли. 1975 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы "КАМАЗ" ААҖдә эшли. Таисья Николаевна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Тәтеш районы Пролей-Каша авылында туган Мария Константиновна Матросовага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. 1950 елда гаиләсе белән Тәтеш районы Кошки-Новотимбаево авылына күчеп килә, анда мәктәптә укытучы булып эшли. 1979 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә, пенсиягә чыкканчы КУП УРЭИКта (җылылык челтәрләре) машинист булып хезмәт куя. Мария Константиновна дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 20 август 2020, 16:06