Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Haier компаниясе проектын Яр Чаллыда гамәлгә ашыру турында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. «Татарстан Онлайн» программасының турыдан-туры эфирында ул Haier проекты Кытайның Россиядә иң зур чимал булмаган проекты икәнлеген билгеләп үтте. Haier сәнәгать паркына инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд доллардан артып китә.

Билгеләп үтик, 2019 елның августында Haier индустриаль паркын ачты һәм кер юу машиналары заводын эшләтеп җибәрде. Хәзерге вакытта Кытай партнерлары җитештерү күләмен 2 тапкыр арттырырга һәм елына 1 млн кер юу машиналарын чыгарырга планлаштыра. Предприятиенең җитештерү куәтләрен киңәйтү буенча эшләр бер ай элек башланган иде. Аларны декабрьгә тәмамларга планлаштыралар. Заводта барабаннарны лазерлы эретеп ябыштыру буенча өстәмә линия урнаштырылачак, ул эретеп ябыштыру җөенең ныклыгын һәм төгәллеген максималь дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Линия тулысынча автоматлаштырылган булачак. Шулай ук кер юу машиналары корпусларын әзерләү линиясе һәм термопластавтоматлар линиясе барлыкка киләчәк. Проектка инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил иткән. Киләчәктә индустриаль парк территориясендә телевизорлар җитештерү буенча завод, «Акыллы» суыткыч җиһазлары заводы, шулай ук көнкүреш техникасы өчен комплектлаучылар җитештерү буенча Haier предприятиесе төзеләчәк.

Талия Миңнуллина шулай ук ассызыклаганча, Чаллы Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлегенә зур өлеш кертә: "Мәсәлән, Яр Чаллы – "КАМАЗ" ААҖ штаб-квартирасы урнашкан шәһәр. Бу уникаль масштаблы предприятие һәм барысы да бу хакта белә. Нәкъ менә анда "КАМАЗ" булу сәбәпле, без ТОСЭР статусын алдык. Шул ук вакытта резидент статусын алу өчен килә торган компанияләрнең предприятиеләргә бәйлелеге 50%тан да ким булмаска тиеш. Әйтик, әгәр мин "КАМАЗ" өчен кабиналар ясарга һәм алар белән автогигантны тәэмин итеп торырга телим икән, минем финанс планымда аларга ориентлашуның 50%тан артыграгы булырга тиеш түгел. Югыйсә, без тагын әлеге предприятиегә бәйлелек тудырабыз".

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда – федераль салым ташламалары булган 100 сәнәгать паркы һәм җиде зона бар, шул исәптән ике махсус икътисадый зонаны атап үтәргә кирәк: бу «Алабуга» һәм «Иннополис». Моннан тыш биш ТОСЭР бар: Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск.

Пәнҗешәмбе, 20 август 2020, 16:48