Яр Чаллы шәһәре китапханәләре «Минем флаг, минем тарихым» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар, чара online форматында РФ барлык субъектлары территориясендә үткәрелә. Акция Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышлана һәм онлайн-флешмоб режимында уза. Бу вакыйга уңаеннан китапханәчеләр Вконтактедагы «Большая перемена» берләшмәсендә берничә чарага кушылдылар.
Россия флагы төшерелгән фотосурәтне һәм әлеге флагны күтәрү белән бәйле истәлекле вакыйгаларны үз эченә алган
пост бастырдылар. Язмалар #МойФлагМояИстория#ДеньФлага хешттеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырылды.
Флешмобта катнашучылар эстафетаны рәсми хештегларны күрсәтеп #СладкаяИстория,#БольшаяПеремена, #ЦветаМоейРодины,#БольшаяПеремена, үз дусларына, туганнарына тапшырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 22 август 2020, 10:42