Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда катнаш типтагы 128 нче «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Замелекесье микрорайонында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Мәктәпкәчә учреждениене төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Объектның бәясе – 227,31 млн сум.

Наил Мәһдиев Татарстан президентына мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде: «Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре җиткерәм. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, объектны төзү туктатылмаган. Төзүчеләргә дә зур рәхмәт. Бу 1 сентябрьгә яхшы бүләк, сезгә, хөрмәтле чаллылылар. Йорт янәшәсендә балалар бакчасы булу бәхет. Бу балачак йортында һәрвакыт күңелле балалар авазы яңгырасын!» - диде мэр.

«Бу авыр вакытта ил җитәкчелеге дә, республика җитәкчелеге дә дәүләтнең социаль йөкләмәләрен үтәүне арткы планга куймады», - диде Рафис Борһанов.

 Министр Чаллы балалар бакчасына матди-техник базаны үстерүгә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Ачылу тантанасыннан соң, кунаклар яңа балалар бакчасы биналарын карадылар. Экскурсияне балалар бакчасы мөдире Наталья Грошева үткәрде.

Мәктәпкәчә учреждениедә 12 төркем, шуларның 6сы ясле яшендәгеләр өчен, берсе – 1,5 яшьтән узган балалар өчен. Моннан тыш, логопед төркеме дә бар. 

 Биредә балаларның уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы өчен барлык шартлар да тудырылган. Төркемнәрдә һәм урамда 33 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Урамда төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы һәм волейбол-баскетбол мәйданчыгы урнашкан.

Дүшәмбе, 24 август 2020, 10:09