Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 12 бала анасы Лариса Толпеевага «Ана даны - Материнская слава» медален тапшырды. Бүген Казан Кремлендә республика президенты һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 48 гаилә катнашты. Аларның яртысы диярлек күп балалы, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте. "Гаилә – ул дәүләт нигезе. Сез барыгыз да ныклы һәм яратучы гаиләләр. Сез искиткеч балалар үстерәсез һәм тәрбиялисез, кайберләрегезнең инде оныклары бар. Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклап калу, өлкәннәрне олылау – болар барысы да гаилә аша тапшырыла", - дип ассызыклады ТР президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза: "Бүген без һәрберегезгә республикабызга керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтә алабыз. Бу – безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан - ел матурлана бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле дата белән котлыйм", - дип өстәде Татарстан президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза: «Бүген без һәрберегезгә республикабызга керткәнегез өчен рәхмәт әйтә алабыз. Бу-безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан - ел матурлана бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле дата белән котлыйм", - дип өстәде Татарстан президенты.

Фото: Татарстан Республикасы президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Сишәмбе, 25 август 2020, 16:29