Бөек Ватан сугышы ветераны Госман Әхмәд улы Сәлаховны Курск дугасы
сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар. Комсомол районы хакимияте
башлыгы Александр Кислов сугышта катнашучыга истәлекле бүләк тапшырды.
1946 елда тракторчылар әзерләү буенча 3 айлык курска укырга керә. 1952 елда Механикалаштыру училищесына эшкә урнаша һәм 25 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өчен булачак механизаторларны укыта. Лаеклы ялга пассажирлар автотранспорты предприятиесеннән 15 ел слесарь булып эшләгәннән соң чыга.
«I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Курск дугасындагы сугыш 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр 50 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышының иң зур көрәшләренең берсе булып тора. Көрәшнең кискенлеге буенча аңа тиңләр булмый.
Курск сугышында Җиңү – Совет Армиясенең тиңдәшсез батырлыгы. Әлеге грандиоз сугыш нәтиҗәләре буенча 100 меңнән артык катнашучы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнде. Курск сугышында Җиңү хөрмәтенә беренче тапкыр артиллерия салюты яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 25 август 2020, 17:24