Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗЯБ бистәсенең 19 комплексында Ишегалды бәйрәме узды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бәйрәмдә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Виталий Агапов, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, агросәнәгать комплексы генераль директоры Ленар Сәлахов, «ЧудоДети» дәвалау педагогика үзәге директоры Ася Кислова да бар иде.

Наил Мәһдиев район халкын сәламләде һәм социаль өлкәдә башкарылган эшләр һәм шәһәрнең үсеш перспективалары турында сөйләде. "Без быел өч балалар бакчасын тапшырачакбыз, шуларның берсе сезнең комплекста. Яңа балалар бакчасы сезнең күз алдында. Шуны да билгеләп үтәсем килә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән 100%ка тәэмин ителгән. Ясле төркемнәр белән тәэмин ителеш 65% тәшкил итә. Шәһәрдә мәктәпкәчә учреждениеләр төзүне дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, тиздән боз сараен һәм ябык футбол манежын ачачакбыз", - диде мэр.

Мэр шулай ук шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителүен искәртеп узды: "Без биш-алты ел дәвамында әлеге проблеманы хәл итү белән шөгыльләндек. Биш ел элек 939 шәһәрдәшебез алданган булып чыккан. 10-12 ел көткәннән соң, аларга үз фатирларын алу насыйп булды", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Чарага җыелган кунаклар алдында шәһәр артистлары чыгыш ясады.

Балалар өчен аквагрим зонасы оештырылды.

 Шулай ук аниматорлар белән күңел ачу мөмкинлеге дә бар иде.

Очрашу ахырында Наил Мәһдиев район халкы белән фотога төште һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Сишәмбе, 25 август 2020, 19:38