Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәчәкләр. Бу вакыйга уңаеннан бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында, алты ачык мәйданчыкта оештырылачак.

9:00 сәгатьтә шәһәр ипподромы территориясендә «ТАССРның 100 еллыгы» кубогына милли көрәш башлана. Чара программасында-балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары: капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, күңелле эстафета, аркан тартышу һәм башкалар.

10:00 сәгатьтә «ТАССРның 100 еллыгы» кубогына ат-спорт ярышлары (ат чабышлары) башлана.

11:30 сәгатьтә «Азатлык» мәйданында «Кызыл тау» мәдәният үзәге һәм «Болгар» бию театрының «Мәңге яшә, Ватаным – Татарстан Республикасы» дигән бәйрәм концерт программасы оештырыла.

12:30дан бәйрәм концертларының чираттагысы шәһәр ипподромында дәвам итәчәк.

Г. Тукай исемендәге яр буенда 14:00 сәгатьтә «Чәчәк ат, Туган ягым» дигән матур концерт-күңел ачу программасы узачак. Чаллылылар өчен «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының милли җәмгыятьләре солистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук Яр Чаллы циркы артистлары чыгыш ясаячак.

14:00 сәгатьтә Җиңү паркында, 15:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында бәйрәм чаралары башланачак.

Кич белән бәйрәм программасы «Азатлык» мәйданында дәвам итәчәк. 17:00 сәгатьтә чаллылыларны "Туган көнең белән, Татарстан!" концерт программасы көтә. Башкарма комитетның мәдәният идарәсе тарафыннан "MSSA" техник төркеме белән берлектә әзерләнгән проект. 18:30да «Узнай меня» дигән нәфис фильм күрсәтеләчәк. Чаллылыларга комсомол төзелешенә килгән яшьләрнең тормышын тәкъдим итәчәкләр.


Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 10:00