Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәте онлайн-кассалар чекларын тикшерү өчен "Россия Федераль салым хезмәте чегын тикшерү" мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Эшләнгән платформа ярдәмендә чекларны сканерларга, сакларга, аларның дөреслеген тикшерергә генә түгел, ә бәлки үз хисабыңа кэшбэкны бонус баллар рәвешендә алырга да мөмкин. Аларны партнерлардан ташлама буларак файдаланырга мөмкин булачак. Уңайлы партнерлар мобиль кушымтаның «акцияләр» бүлегендә чагылыш табачак. Кушымтаны iOS һәм Android өчен.

Моннан тыш, кушымта ярдәмендә бер кликта ике төр шикаятьне салым органнарына җибәрергә мөмкин, әгәр дә сатып алган әйбер шик тудыра икән (чек табылмаган яки дөрес булмаган сумма күрсәтелгән очракта). Моның өчен касса чегыннан QR-кодны сканерларга яки чек мәгълүматларын кулдан кертергә кирәк.

Телефон номеры буенча авторизацияләнгән кулланучылар, әгәр аларга чек бирелмәсә яки чекта ул сумма күрсәтелмәсә, тиз арада шикаять яза алалар. «Физик зат өчен шәхси кабинет» яки ЕСИАның логин һәм пароле ярдәмендә авторизацияләнгән гражданнар җентекле мөрәҗәгать төзи, үткәрелгән тикшерү турында салым органының рәсми җавапын ала, шулай ук контроль-касса техникасы куллану турындагы законнарны бозу мәсьәләсе буенча шаһит булырга мөмкин.

Чәршәмбе, 26 август 2020, 16:52