Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы узды.

Чаллыдан әлеге чарага онлайн-режимда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков һәм башка җаваплы затлар кушылды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның җиде аенда республикада 2 073 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 153 кеше һәлак булган, 552 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда авариянең барлык төп күрсәткечләре буенча кимү күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны - 79 һәлакәткә (11,9%), һәлак булган кешеләр саны - 18 кешегә (10,5%), яралылар саны 418 (14,1%) кешегә кимегән», - диде ул.
Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе, гадәттәгечә, яңа уку елы алдыннан үткәрелә, ул вакытта укучылар һәм студентлар дәресләргә керешәләр, шуңа бәйле рәвештә, юл хәрәкәте иминлеге өчен җавап бирүчеләргә йөкләнеш арта. Ул мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар бирергә кушты: «1 сентябрьгә кадәр барлык мәктәп автобусларын тагын бер кат тикшерергә».

Хәзерге вакытта Татарстанда мәктәп укучыларын 791 автобус йөртә.

Чәршәмбе, 26 август 2020, 17:02