Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗЯБ бистәсенең "Тридевятое царство" һәм "Ромашкино" скверларында Ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Виталий Агапов сәламләде.

 Бәйрәмдә балалар аниматорлар белән күңел ачты, төрле уен зоналары оештырылды, батут һәм карусель урнаштырылды.

"Дуслык" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Лилия Савельева һәм "Квартал" ТИҮ рәисе Розалия Бражникова «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә сертификатлар тапшырдылар, районда яшәүчеләрнең иң активларын һәм йортлар буенча өлкәннәрне билгеләп үттеләр.

 Бәйрәм кунаклары алдында "Кызыл Тау" мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 08:09