Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге проекты Президент грантлары
фондыннан ярдәм алды. Аны гамәлгә ашыру Россия Федерациясенең 48 танылган
рәссамына хәзерге Татарстанның Казан, Болгар, Свияжск утрау-шәһәрендәге истәлекле урыннарны 82 рәсем сәнгате һәм графика әсәрендә сурәтләргә мөмкинлек бирде.
Катнашучыларның географиясе киң тәкъдим ителгән-ул Россиянең
Владивостогыннан алып Санкт-Петербургка кадәр ун төбәге. Мәскәүдән Бато
Дугаржапов, Чабаксардан Александр Федосеев, Санкт-Петербургтан Сергей
Любимов, Казаннан Зөфәр Гыймаев, Симферопольдән Эдуард Кулиш, Самарадан
Владимир Башкиров проектның һөнәри планкасын югары дәрәҗәгә күтәрәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 08:27