Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Sundale» пляжы клубында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир тәмамланды. Уеннар эш көннәрендә ике атна дәвамында барды. Турнир параллель рәвештә ике лигада - ирләр һәм хатын-кызлар арасында үткәрелде. «ТЭМПО», «Яр Чаллы бала йорты», «ПЭК» ҖЧҖ, Чаллы ТЭЦ, «Гидротех», «Сервис Кар», Түбән Кама ГЭСы, Чаллы электр челтәрләре, «Челны-Бройлер», НТЦ «КАМАЗ» ГАҖ , «Ремдизель», «Пластик» кебек шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 10 ир-ат һәм алты хатын-кыз командалары катнашты.

 

Киеренке көрәш барышында ир-атлар лигасында җиңүчеләр: 1 урын – «Спарта» командасы; 2 урын – «Ремдизель» командасы; 3 урын Чаллы ТЭЦының «Татэнерго» филиалы командасы.

Хатын-кызлар лигасында җиңүчеләр: 1 урын "ТЭМПО"; 2 урын - Сервис Кар; 3 урын - "Гидротех".

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов һәм «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе» рәисе Игорь Чернышов сәламләделәр һәм бүләкләделәр. Барлык призерларга ТР Чаллы шәһәре волейбол федерациясеннән медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Беренче урыннарны алган командалар күчмә кубоклар белән бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 10:30