Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда берьюлы ике спорт мәйданчыгы ачылды. 11 һәм 22 нче мәктәпләрдә. Спорт объектларын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды.

Башта тантаналы чара 11 нче мәктәптә узды. Футбол буенча кечкенә мәйданчык, мәйданчыклар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.

Наил Мәһдиев шәһәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуы һәм массакүләм спортны үстерү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте: «Әлеге футбол мәйданчыгы балаларга, укытучыларга, ата-аналарга шатлык китерсен. Рәхмәт сүзләрен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерәбез. Пандемия булуга карамастан, бер генә спорт объекты төзелеше дә туктатылмады. Тиздән боз аренасын һәм ябык футбол манежын ачачакбыз. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге алга таба да мондый мәйданчыклар һәр микрорайонда барлыкка килү өстендә эш алып бара», – дип ассызыклады мэр.

Хәзерге вакытта мәктәптә 882 укучы белем ала.

11 нче мәктәп директоры Елена Мосолкова, үз чиратында, Наил Мәһдиевка ата-аналар һәм укучылар исеменнән рәхмәт белдерде: "Мин искиткеч футбол мәйданчыгы өчен генә түгел, мәктәпнең капиталь ремонты өчен дә рәхмәт белдерәсем килә. Без быел да бик теләп яңартылган бинада эшлибез", - диде ул.

Мини-футбол өчен спорт мәйданчыгы 22 нче мәктәп территориясендә барлыкка килде. 

Мәктәптә баскетбол, футбол, гомуми физик әзерлек буенча спорт түгәрәкләре эшли. Укучылар спорт ярышларында, ГТО фестивальләрендә, эстафеталарда актив катнашалар. Наил Мәһдиев шулай ук футбол уйнады һәм тупка имзасын куйды.

Соңгы биш елда Яр Чаллыда 86 спорт мәйданчыгы барлыкка килде.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 15:35