Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 87 нче мәктәп ачылды. 25 ел эчендә беренче тапкыр учреждениедә капиталь ремонт үткәрелде.

Ачылу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, "Профит" компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов катнашты.

Объекттагы 80 млн сумлык эшләрне Чаллының "Твой дом" төзелеш оешмасы башкарган. Ике катлы бинада 163 бала өчен уңайлы шартлар тудырылган. Тантаналы чара спорт мәйданчыгында оештырылган иде, ул шулай ук яңартылган.

 "Безнең шәһәр, Чаллы гаиләләре тормышында, яраткан балаларыбыз тормышында яңа объект барлыкка килде, анда балаларыбыз кирәкле белем, тәрбия алсын өчен барлык шартлар тудырылган", – диде Наил Мәһдиев.

Мәктәп директоры Елена Максимова шәһәр башлыгын яңартылган кабинетлар белән таныштырды. Мәктәп коллективында 40 хезмәткәр эшли, аларның 35е - педагоглар.

Мәктәптә китапханә, музыка залы, ашханә, медицина блогы (офтальмолог кабинеты, процедура кабинеты, прививкалар ясау кабинеты), мәгълүмати технологияләр кабинеты, АФК залы, ясалма өслекле футбол кыры, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, теннис корты, урам тренажерлары белән мәйданчык бар.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 16:47