Бүген капиталь ремонттан соң 51 нче «Торнакай» балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов катнашты. Гадәттәгечә чара балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар әзерләгән бәйрәм концерты белән башланып китте.
Мәктәпкәчә учреждение төзелүгә 44 ел, моңа кадәр биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Төзүчеләр бинаны үзгәртеп коруга узган елның декабрендә керештеләр. Объектта эшләр Айрат Нәбиев җитәкчелегендә «Спецпокрытие» оешмасы тарафыннан алып барылды. Капиталь ремонт барышында бакча территориясендә яңа асфальт катламы барлыкка килде.
Капиталь ремонт нәтиҗәсендә өстәмә ясле төркем ачылды, хәзер аларның саны дүрткә җитте.
Мәктәпкәчә учреждениедә медицина блогы, методик кабинет, бассейн, өстәмә белем бирү, балаларны туган телгә өйрәтү, педагог-психолог, музыка залы җиһазландырылган.
Кер юу блогында яңа кер юу машинасы, котёл, киптерү барабаны
барлыкка килде, азык-төлек блогына яңа кухня инвентаренә заказ бирелде.
Шулай ук балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү мәйданчыгы да барлыкка килде.
Балалар бакчасына 310 бала йөри.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 18:29