Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23, 24, 25, 52, 53, 54, 63, 65 комплексларда үткәрелергә тиешле җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар 30 августка күчерелә. Үзгәрешләр социаль әһәмиятле объектларны файдалануга тапшыру белән бәйле. Гидравлик сынаулар үткәрү вакытында кайнар су булмаячак.
Шәһәрдә җылылык челтәрләренең йомгаклау опрессовкасы бара, ул, гадәттәгечә, яңа җылыту сезоны башланыр алдыннан, ремонт эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. 26 августта шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә (ЗЯБ, ГЭС, Сидоровка һәм Замелекесье) гидравлик сынаулар баәланды. Бүген Замелекесье микрорайонында, өлешчә ГЭС һәм Сидоровка бистәләрендә кайнар су белән тәэмин итү эшләре бара. Йортларның күбесендә кайнар су бирү яңартылган инде. ЗЯБ бистәсендәге магистраль җылылык челтәрләрендә кимчелекләр ачыкланды, хәзер белгечләр аларны бетерү өстендә эшли.
27 августта гидравлик сынаулар яңа шәһәрдә (күрсәтелгән комплекслардан тыш) старт алды, алар 29 августка кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 27 август 2020, 15:06