Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә «Победа» ябык футбол манежын ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт объекты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә бер елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе манеж буенча фотоэкскурсия үткәрә.

 Фойеда бирегә килүчеләрне кечкенә генә кафе каршы ала, әлбәттә, анда санитайзер урнаштырылган.

Тематик фотообойлар манеж диварларын бизи.

Тренировкалар комплексында – дүрт иркен киенү-чишенү бүлмәләре урнашкан. Аларның һәркайсы 25 кешегә исәпләнгән, һәрберсендә бишәр душ кабинасы бар.

Һәр киенү-чишенү бүлмәсеннән футбол кырына аерым чыгу юлы бар.

Спорт комплексында заманча «Акыллы ут» системасы буенча утны автомат рәвештә көйләү каралган. Утны футбол кырының кайсы өлешендә кирәк, шул өлешендә кабызырга мөмкин.

 Стадион үзәге буенча 6га 3 метрлы бәрелүдән саклагыч экраны урнаштырылган.

Монда шулай ук җиһазландырылган тренажер залы бар.

Медицина блогы каралган. Бәдрәф бүлмәләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә туры китереп җайлаштырылган.

Манежда футбол буенча дәресләрне «Строитель», «Виктория» спорт мәктәпләрендә, шулай ук «КАМАЗ» спорт клубында тәрбияләнүчеләр үткәрәчәк, аларда 1 500дән артык бала шөгыльләнә.

Ябык спорт комплексы футболны ел дәвамында уйнарга мөмкинлек бирә.

 "Победа" манежы шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге футбол буенча ярышлар уздыру мәйданчыгы булачак.

Объект төзелешен "Евростиль" компаниясе алып барды. Дизайнер булып Елена Сафиуллина чыгыш ясады, ул 39 һәм 42 нче яңа мәктәпләр дизайнеры да.

Дүшәмбе, 31 август 2020, 15:03