Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                         Хөрмәтле чаллылылар!

                                 Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

                                                          Яр Чаллы шәһәре көне белән!

Быел бу ике мөһим вакыйга Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы эгидасы астында уза, аңа рәсми старт 2019 елның 19 декабрендә республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бирелде. Безнең республика, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә алдынгы позицияләрне алып, илнең алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Татарстанда яшәү һәм татарстанлы булу – горурлык ул!

Бүген без Яр Чаллының 90 еллыгын бәйрәм итәбез. Безнең шәһәр искиткеч, гадәти булмаган һәм якты язмышлы. Дөньяда иң зур автомобиль заводы төзелеше нәтиҗәсендә Яр Чаллы, 30 мең халкы булган кечкенә шәһәрчектән ярты миллионлы шәһәргә әверелде, анда 80нән артык милләт вәкиле яши. Безнең шәһәрдә металлургия, төзелеш, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, көнкүреш техникасы җитештерүче предприятиеләрдән куәтле җитештерү базасы булдырылган. Алар барысы да шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертә,  алга таба да чәчәк атуына һәм иминлегенә йогынты ясый.

Яр Чаллы – киң проспектлар, сыйфатлы юллар, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, театрлар һәм кинозаллар, спорт корылмалары булган матур заманча шәһәр. Без торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар төзибез. Бу эштә сезнең дә өлешегез бар, хөрмәтле чаллылылар. Ветераннарның данлы хезмәт традицияләрен кабул итеп, сез ата-бабаларыбыз башлаган эшне лаеклы дәвам итәсез.

Аерым котлау сүзләрен Яр Чаллы һәм КамАЗ төзүчеләренә җиткерәм. Сез – безнең горурлыгыбыз! Кама ярларында тупланган патриотизмга һәм моңарчы күрелмәгән хезмәт батырлыгына чиксез хөрмәт күрсәтеп, сезнең алда баш иябез. Сез Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының гына түгел, Россиянең дә алтын фондын төзисез. Бу бөек казанышлар турындагы хәтер чаллылыларның киләчәк буыннарына да сакчыл тапшырылачак.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр җиткерәм!

Чаллы һәм Татарстан Республикасының алга таба чәчәк атуына юнәлтелгән күп санлы планнарны һәм проектларны тормышка ашыру өстендә бергә эшләрбез дип ышанам! Бәйрәм белән сезне, Республика көне һәм шәһәр көне белән!

                                                                                                                                        Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 30 август 2020, 07:14