Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы рәсми рәвештә эшли башлауга 1 ел тулуны билгеләп үтәләр. Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Эльдар Тимергалиев, «Хайер Лаундри Машин РУС» генераль директоры Сунь Гуйвэй катнашты.

«Бер ел элек биредә җил уйнап тора иде, ә бүген биредә зур теләк белән яшь коллектив эшли. Яр Чаллы эре Дөнья компаниясе югары класслы продукция җитештерә торган мәйданчык булып чыкты. Безнең Кытай партнерларыбыз, Haier компаниясе җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнехановның дустанә мөнәсәбәтләренәтиҗәсендә компания безнең шәһәргә килеп урнашты. 5 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелгән, 1222 яңа эш урыны булдырылган», - диде Наил Мәһдиев чара барышында.

Завод җитештерү күләмен ике тапкырга - елына 1 млн кер юу машинасына кадәр арттырырга планлаштыра. Хәзер предприятие 500 мең тонна чыгара. Өстәмә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак. Компания "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора.


Предприятиенең җитештерү куәтләрен киңәйтү буенча эшләр бер ай элек башланган иде. Аларны декабрьгә тәмамларга планлаштыралар. Заводта барабаннарны лазерлы эретеп ябыштыру буенча өстәмә линия урнаштырылачак, ул эретеп ябыштыру җөенең ныклыгын һәм төгәллеген максималь дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Линия тулысынча автоматлаштырылган булачак. Шулай ук кер юу машиналары корпусларын әзерләү линиясе һәм термопластавтоматлар линиясе барлыкка киләчәк. Проектка инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил иткән.

Кытай компаниясенең алдагы планнарында-телевизорлар, пластмасса һәм металл эшләнмәләр, туңдыру камералары җитештерү заводларын эшләтеп җибәрү.

"Хайер Лаундри Машин РУС» генераль директоры Сунь Гуйвэй хезмәткәрләр өчен шартларны яхшырту буенча эш алып барылуын билгеләп үтте: «Без автобуслар санын хезмәткәрләргә кадәр арттырдык. Шулай ук без хәйрия акцияләрендә катнаштык һәм шәһәр хастаханәләренә 20 телевизор бүләк иттек. Безнең җитештерү бер генә көнгә дә тукталып тормады, тәэмин итүчеләр саны 8дән 29га кадәр артты. Без йөреш һәм җитештерү планын үтәү буенча премияләр кертергә планлаштырабыз", - диде ул.

Наил Мәһдиев Сунь Гуйвэйга Яр Чаллы шәһәре икътисадын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

 Завод ачылуга бер ел тулу хөрмәтенә территориядә зәңгәр чыршылар утыртылды.

Җомга, 28 август 2020, 13:40