Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда тантаналы рәвештә «Победа» ябык футбол манежы һәм «КАМАЗ» боз сарае ачылды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Башта ул Гренада паркында футбол манежын ачу тантанасы булды. Спорт объекты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төзелде.

"Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатында мин Исландия командасына игътибар иттем. Бу кечкенә генә ил футболчылары әйдәп баручы футбол державалары белән лаеклы көрәш уздыра алды. Алар үзләрендә бик күп манежлар төзегәннәр һәм ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булып чыкты. Без бу эшнең ничек оештырылуын карадык", - дип президент футбол манежын булдыру идеясе белән уртаклашып.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Объект лаеклы килеп чыкты! Без төрле вариантлар сайладык. Объектның бәясе – 354 млн сум. Проектлаучыларга, төзүчеләргә берничә ай эчендә шундый объектны эшләп чыккан өчен рәхмәт әйтик",  – дип билгеләп үтте ул.

Наил Мәһдиев масштаблы спорт объектын гамәлгә ашырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде: "Ике ел элек Чаллының яшь футболчылары президенттан ябык футбол манежын төзүне сорадылар. Президент үз сүзендә торды. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, шундый зур проект гамәлгә ашырылды", –  диде мэр.

 Аннары мәртәбәле кунаклар 52 нче комплекста ясалма бозлы ябык шугалакны ачу тантанасына юнәлделәр. Спорт объекты «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында «Демография» илкүләм проекты нигезендә төзелде. Аның төзелеше белән «ФОРТЭКС» компаниясе шөгыльләнде.

 Хоккейчылар һәм фигуристлар бозда тамаша тәкъдим иттеләр.

Шугалакта "Чаллы" спорт мәктәбеннән 600 бала шөгыльләнә алачак.

 «Без татарстанлыларның спорт, физик культура белән актив шөгыльләнүен телибез. Бу сарай, спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешә алсын, ә халык сәламәт яшәү рәвеше белән таныша алсын өчен, иртәндән кичкә кадәр эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов, шугалакны карап.

Спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен ирекле шуу оештырыла. Шугалакка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала.

Спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен ирекле шуу оештырылачак. Шугалакка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала.

Җомга, 28 август 2020, 16:00