Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
 Бүген шәһәрнең ике мәйданчыгында Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар оештырылды. Наил Мәһдиев Сидоровка паркындагы концерт программасында булды һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлады: “Без сезнең белән бергә реаль эшләр башкарабыз, шәһәрне үзгәртеп корабыз. Ул матур, тигез юллар белән булуын телибез. Һәм бу безнең уртак тырышлык белән  килеп чыга... Шәһәр мэры гына түгел, моны сез, төзүчеләр, юл салучылар башкара. Без барыбыз да яхшы, күңелле, чиста шәһәрдә яшәргә телибез. Бу бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле чаллылылар иминлек телим! Беренчедән,  ярты миллионлы шәһәр аягында нык басып торсын өчен сәламәтлеген биргән, җан, йөрәк җылысын салган өлкән буын кешеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезне ышандырып әйтә алам, без аякта нык басып торабыз, киләчәккә ышанычлы карыйбыз һәм беренче төзүчеләргә һәм ветераннарга зур рәхмәт әйтәбез. Сезне, кадерле дуслар, бәйрәмебез – күпмилләтле, тату, хезмәт сөючән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм".

Концерт программасында Яр Чаллы шәһәре турында җырлар яңгырады. Бәйрәм кунаклары алдында "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Чаллылылар өчен ТАССРның 100 еллыгына, Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә тәкъдим иттеләр, шулай ук «Могҗиза-балалар» үзәге тарафыннан уен мәйданчыгы оештырылды. Бәйрәм кунакларының күңелен аниматорлар ачты, теләүчеләр төрле мастер-классларда һәм спорт ярышларында катнаша алдылар. Кечкенә чаллылылар өчен бәйрәмдә батутлар һәм карусельләр урнаштырылган. Мэр Чаллы халкы белән интерактив мәйданчыкларны карады.

 Шулай ук чаллылыларны ТР җитәкчелеге, президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова котлады: "Безнең Республика – РФнең үзенчәлекле субъекты. Ул Чаллы халкының, татарстанлыларның берничә буынының хезмәт сөючәнлеге һәм мәхәббәте нәтиҗәсендә икътисадый үсеш ала. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез һәм президентыбызның профессиональ командасы тырышлыгы нәтиҗәсендә, Республика елдан-ел матурая бара һәм җәлеп итә. Чаллы халкы һәрвакыт башка районнардан Ватаныбызга, кече Ватаныбызга, шәһәребезгә мәхәббәте белән аерылып тора", - дип билгеләп үтте ул.

Азатлык мәйданында да бәйрәм чаралары дәвам итте. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев "Мәңге яшә, Ватаным – Татарстан Республикасы" бәйрәм концертында булды һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. "Без шәһәребезнең алга таба да актив үсүен, юллар, спорт объектлары төзелүен телибез. Барысын да шул арада төзеп булмый. Әмма 70 нче елларда безнең беренче төзүчеләребез тарафыннан салынган яхшы традицияләр бүген дә башкарыла. Әлеге традицияләрне Яр Чаллы шәһәре хезмәтчәннәре дәвам итә", — дип билгеләде мэр һәм шәһәрнең беренче төзүчеләренә рәхмәт белдерде.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге һәм «Булгары» бию театры артистлары Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүне үз чыгышлары белән бизәделәр. Интерактив мәйданчыклар чаллылыларны төрле активлыклар белән шатландырды.

Якшәмбе, 30 август 2020, 12:45