Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 127 нче «Дуслар» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Замелекесье микрорайонының 22 комплексында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Ачылу тантанасында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов катнашты.

Балалар бакчасы "Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Мәктәпкәчә учреждениене төзү белән "Стройстраст" компаниясе шөгыльләнә. "Бу Республика Көненә яхшы бүләк. Балалар бакчасы тулысынча комплектланган. "Демография" илкүләм проекты кысаларында балаларыбыз уңайлы шартларда тәрбияләнсен өчен шактый акча тотыла. Балалар – шәһәребезнең бүгенгесе һәм киләчәге! Кичә республика президенты Рөстәм Миңнеханов белән ябык футбол манежын, боз аренасын ачтылар. Замелекесьеда тагын бер боз сарае төзергә планлаштырабыз. Бу перспектив район, анда тагын бер мәктәп барлыкка киләчәк", - диде Наил Мәһдиев.

Тантаналы өлештән соң мөхтәрәм кунаклар мәктәпкәчә учреждение биналарын карадылар.

Балалар бакчасында 12 төркем, шуларның алтысы ясле яшендәгеләр өчен. Гадәттәгечә, мәктәпкәчә учреждениенең беренче катында җылы идәннәр җәелгән.

Наил Мәһдиев хезмәт коллективына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уңышлы эшчәнлек теләде.

Кер юу бүлмәсе һәм азык-төлек блогы яңа җиһазлар белән балкый.

Быел ике яңа объект ачылуны исәпкә алып, бүген «Замелекесье» микрорайонында җиде балалар бакчасы эшли.

Якшәмбе, 30 август 2020, 11:12