Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда яңа спорт объектын ачу тантанасы булды. Спорт мәйданчыгы 3 нче мәктәп территориясендә ачылды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

"Спорт яшьләрнең дә, өлкән буын кешеләре тормышының да бер өлешенә әверелә. Соңгы елларда бездә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү модага әйләнде. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең яртысы диярлек физкультура, һөнәри спорт белән шөгыльләнә һәм бу бик яхшы", – диде Наил Мәһдиев. – Дәүләт, республика, муниципалитет мондый мөмкинлекләр булсын өчен барысын да эшли. Әле кичә генә без 52 комплекста тагын бер боз аренасын, ел әйләнәсе футбол манежын ачтык. Бер ай элек 30 комплекста йөзү бассейны ачылды. Бу елда гына да шәһәрдә өч зур спорт объекты барлыкка килде. Шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырыла".

Шәһәр башлыгы соңгы вакытта шәһәр буенча 80нән артык спорт мәйданчыгы барлыкка килүен билгеләп үтте.

Якшәмбе, 30 август 2020, 12:05