Яр Чаллыда «Раритэк» Автомобиль газ тутыру компрессор станциясе ачылды. Тантаналы чара видеоэлемтә режимында узды. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Яр Чаллыдан Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов элемтәгә чыкты.
Станциянең гомуми җитештерүчәнлеге сәгатенә 1000 нормаль кубик метрны һәм тәүлегенә 20 000 нормаль кубик метрны тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 30 август 2020, 17:03