Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 830 очрагы теркәлгән. Узган ял көннәрендә - 29 һәм 30 августта ике зарарлану очрагы ачыкланды. 654 кеше терелде, 17 кеше вафат булды. Бүген медицина күзәтүе астында 124 кеше тора, шуларның җидесе – элемтә аша йоктырган. Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясе йоктырылган күрсәткечләр республика күрсәткечләреннән 5,8%ка түбәнрәк. «Узган атнада без ике транспорт компаниясен: «Энергия» һәм беренче экспедиция компаниясен административ җаваплылыкка тарттык. Шулай ук «Жечужина», «Камаз» шифаханәләре дә җаваплылыкка тартылган. Элеккечә үк җәмәгать туклануы өлкәсендә эш дәвам итә. Без инде ОРВИ, салкын тию авыруларының артуын сизәбез, динамика бар», – дип билгеләде Илгизәр Бариев.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, тотрыклы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, федераль санитар таләпләрне үтәүне дәвам итәргә кирәк.

Дүшәмбе, 31 август 2020, 08:55