Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Узган ял көннәрендә «Next» пейнтбол клубы территориясендә Чаллының эшче яшьләре арасында «Крутая пятерка – 2020» пейнтбол турниры узды. Быел турнирда шәһәрнең 12 оешмасыннан: «Ремдизель», «Челны-Бройлер», «Омегаскан», Яр Чаллы җылылык челтәрләре, «Эксперт плюс», «Агросила», Яр Чаллы ТЭЦы, «Мебельщик», «Идел буе экологик компаниясе», Түбән Кама ГЭСы, Яр Чаллы шәһәренең электр челтәрләре, Яр Чаллы шәһәрендә УПФР (районара) яшьләр командалары катнашты.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге гамәлгә куючысы Алексей Артемов сәламләде.

Киеренке көрәш барышында пейнтбол буенча турнирның «Крутой пятерка»сы исеменә «Омегаскан» командасы лаек булды. Икенче урында - «Эксперт плюс», өченче урында - «Мебельщик» командалары.

Дүшәмбе, 31 август 2020, 10:42