Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 2020 елда торак тапшыру планы 350 мең кв метр тәшкил итә, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 37 мең кв метры. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков хәбәр итте. "Бүгенге көндә 110 мең кв м мәйданлы 15 күпфатирлы йорт төзелде. Шуларның 20се – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 13е – уртача", - диде ул. Илмир Исхаков Чаллыда алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде, дип өстәде: "2015 елда сигез проблемалы объект булды. Өлешләп төзүдә зын күргән катнашучылар саны 939 кешене тәшкил итә. ФОН компаниясе төркеменең 632 өлешчесе – 65 микрорайондагы җиде объект, бер объект Химстрой компаниясенеке - 58/02 йортында 307 кеше. Төзелешне дәвам итү өчен 1 млрд сумнан артык акча кирәк була. Проблеманы инвестор җәлеп итеп кенә хәл итеп була иде. Буш акчалары булган һәм күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә катнашучыларның үзләренә зыян китермичә эшли торган эре төзүчеләр генә бу проблеманы хәл итүгә алына ала иде", - дип искәртте спикер.

"Россия Федерациясенең 72 төбәгендә, бу проблема ни дәрәҗәдә хәл ителмәгәнлеген хәтерлим. Ул әлегә безнең башкалабыз Казанда да хәл ителмәгән. Республикада ресурсларның ни дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, барысы алай җиңел генә түгел. Без бу проблеманы биш ел эчендә көн тәртибеннән төшереп калдыруыбыз, тулысынча хәл итә алуыбыз – бу беренче чиратта төзүчеләребезнең казанышы", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 31 август 2020, 11:47