Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген капиталь ремонттан соң «Чишмәкәй» балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Объектта төзелеш эшләре «Бәрәкәт» компаниясе тарафыннан алып барылды. Ремонт эшләренең бәясе 60 млн сум тәшкил иткән. Җиһазлар алу өчен шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 1,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Традиция буенча, балалар бакчасына керү юлында, кунакларга тантаналы тамаша тәкъдим ителде.

«Быел Яр Чаллыда өч балалар бакчасы төзелде, бишесенә ремонт ясалды. Биш ел эчендә дүрт яңа мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде, 25 мәктәп һәм 34 балалар бакчасы ремонтланды. Бу белем бирү учреждениеләрен тиешле хәлгә китерү буенча җитди чаралар. Капиталь ремонт программасы Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

 Наил Мәһдиев яңартылган төркемнәрне карады. Балалар бакчасында – 12 төркем бар. 281 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче өчен барлык шартлар да тудырылган. Бассейн, музыка залы, өстәмә белем бирү, балаларны туган телгә өйрәтү, психолог бүлмәләре каралган.

Ата-аналар Наил Мәһдиевка һәм шәһәр җитәкчелегенә сыйфатлы ремонт ясаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

 Балалар бакчасында татар көнкүреше тарихы музее бар.

Дүшәмбе, 31 август 2020, 13:25