Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсе хәбәр итә, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисында «Профиль» өстәмә битендә «банк счетлары турында мәгълүматлар» дигән яңа бүлек барлыкка килде.

Шулай ук «Профиль» өстәмә битендә «Оешмаларда катнашу» бүлегендәге интерфейс эшләнгән. Бу бүлектә юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан Россия оешмаларының устав капиталларында катнашу турында мәгълүматлар чагылдырыла.
Моннан тыш, хәзер "физик затның шәхси кабинетындагы" "Табыш" бүлегендә төрле чыганаклардан физик затларның керемнәре күрсәтелә, аның ярдәмендә түбәндәге мәгълүматларны күрергә мөмкин: эш бирүчедән яки башка салым агентыннан алынган 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләрдән; оешмалар табышына салым буенча салым декларациясенең 2-нче кушымтасыннан; эш бирүче тарафыннан бирелгән иминият взнослары буенча исәп-хисаплардан.

Сервиска керү өчен дәүләт хезмәтләре (www.gosuslugi.ru) бердәм порталының расланган хисап язмасын кулланырга мөмкин яки салым органында алынган логин һәм парольне.

Пароль югалганган очракта, теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Салым органына шәхсән килгәндә шәхесне раслаучы документлар, шулай ук шәхси саклану чаралары булырга тиеш.

Салым инспекциясе чаллылыларга 6 июльдән операция залларының эш режимы үзгәрүен искә төшерә:

* дүшәмбе, чәршәмбе: 9.00-18.00;

* сишәмбе, пәнҗешәмбе: 9.00-20.00;

• җомга: 9.00-16.45;

* шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

Игътибар итегез, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18.00дән 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтелә:

* салым декларацияләрен (исәп-хисапларны) кабул итү буенча;

* бюджет белән исәп-хисапның торышы һәм салым түләү бурычларын үтәү турында гаризалар кабул итү һәм белешмәләр бирү буенча.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 13:40