Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия
Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Россия Федерациясе Пенсия фондының Чаллы шәһәрендәге идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, программа Яр Чаллыда 2007 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 46 меңнән артык сертификат бирелгән. Күпчелек гаиләләр – 35,5 меңнән артыгы ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерделәр. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана (гаилә) капиталы күләме беренче бала туганда (уллыкка алганда) 466 617 сум, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 616 617 сум тәшкил итә.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 14:35