Чаллылыларга шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү объектларын
билгеләү буенча тавыш бирергә тәкъдим итәләр. Тавыш бирү Татарстан
Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Сораштыруда
катнашыгыз» бүлегендә уза.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда Татарстан Республикасы муниципаль
берәмлекләренең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча беренче
чираттагы объектларны билгеләү буенча рейтинглы тавыш бирүне уздыру
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру таләпләренең берсе
булып тора. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2021-2022 елларда территорияне
төзекләндерү өчен сайлаганда исәпкә алыначак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 15:58