Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Азатлык» мәйданында 6 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Таврида янәшәдә» ишегалларында стримнар һәм концертлар фестивале кысаларында «Минем кызыклы шәһәрем» дигән күңел ачу программасы узачак.

Тамашачылар алдында "Квартирник" проектында, Америка Трайбл Стайл һәм Pygmalion төркемнәре, "Веселые нотки" вокал студиясендә һәм Grand иҗат берләшмәсендә катнашучылар чыгыш ясаячак.

Чара дәвамында мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен өстәл уеннары мәйданчыгы эшләячәк. Иҗат сөючеләр өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Үз кулларың белән открытка» дигән темага мастер-класс үткәреләчәк. «Могҗиза-балалар» дәвалау үзәге Чаллы халкы игътибарына "Арт-фит" мәйданчыгын тәкъдим итәчәк. Бу: эко-кухня, чүлмәк ясау остаханәсе һәм спорт уеннары.


Җомга, 4 сентябрь 2020, 09:43