Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген капиталь ремонттан соң 69 нчы «Салават күпере» балалар үсешенең танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне өстенлекле гамәлгә ашыручы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Яңа шәһәрнең 7 нче комплексында урнашкан, анда 277 бала йөри.



Педагоглар коллективы һәм тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты әзерләделәр. Кунаклар алдында «Виолинки» балалар скрипкачылар ансамбле чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, араларыннан икесе әлеге балалар бакчасына йөргән.

Яшь чаллылыларны, аларның әти-әниләрен, шулай ук балалар бакчасы коллективын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады. «Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, җирле хакимият ярдәме белән төзүчеләребез иске бакчага өр-яңа сулыш өрде. 44 ел эчендә ул бер генә тапкыр да ремонтланмаган. Исегезгә төшерәбез, биш ел эчендә без шундый 34 бакча ремонтладык, 20 яңа балалар бакчасы, дүрт яңа мәктәп төзедек. Балаларга карата игътибар реаль эшләрдә чагыла. Мин бу балачак йортында һәрвакыт бәхетле авазлар яңгыравын теләр идем!» – диде мэр.

Объекттагы эшләрне Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «Стройтраст» компаниясе башкарды. Балалар бакчасы яңа төсмер алды: ремонт вакытында бинага керү төркеме һәм фасад яңартылды, яңа ишекләр, тәрәзәләр һәм коймалар куелды, стеналар штукатурланды, территориягә асфальт түшәлде. Барлык эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 50 млн сум бүлеп бирелгән. Әлеге суммага капиталь ремонт исемлегенә кертелмәгән эшләрне башкару өчен шәһәр бюджетыннан 2,5 млн сум өстәделәр.

 Ачылу тантанасыннан соң Наил Мәһдиев яңартылган балалар бакчасы биналарын карады: төркемнәр, спорт һәм музыка залларында булды.

Әлеге балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемнәре дә бар.

 Беренче катта ясле төркеме урнашкан.

Ачык төсле стеналар һәм яңа җиһазлар – бакчаны танымаслык  үзгәрткән. Бизәү өстендә балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләре эшләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәркайда да диярлек салават күпере сурәтләре кабатлана.

 Иртәгә үк бакча балаларны кабул итәчәк.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 17:09