Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков тапшырды.

Шулай итеп, "2020 елның иң яхшы яшелләндерүчесе" исеменә конкурс нәтиҗәләре буенча (1 урынга) «Горзеленхоз»ның Үзәк районы буенча 3 нче дәрәҗә участок яшелләндерүчесе Тамара Закирова лаек булды. 2 дәрәҗә диплом белән «Горзеленхоз»ның Автозавод районы буенча участок яшелләндерүчесе Елена Яровиков, 3 дәрәҗә диплом белән "Горзеленхоз" декоратив культуралар һәм бакчачылык комбинатының яшелләндерүчесе Фирдәүс Нуретдинова бүләкләнде.

«2020 елның иң яхшы ишегалды җыештыручысы» дипломына "Прибрежный -1" идарәче компаниясенең «Строим будущее» ишегалды территориясен карап тотучы Таисия Чебыкина ( 1 урын), Махалля ИК  ЖЭУ 12,13,14 буенча ишегалды территориясен карап тотучы Әлфия Галимова ( 2 урын), "ГарантИнвест"  ишегалды территориясен карап тотучы Валентина Горбунова (3 урын) лаек булды.

Йорт эчендәге инженерлык системаларына хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты өчен «2020 елның иң яхшы сантехнигы» исеме «Жилкомсервис» ПКФның «ГарантИнвест» слесарь-сантехнигы Марат Янгалычевка ( 1 урын), «Строим будущее» ИКнең «Прибрежный -1» слесарь-сантехнигы Андрей Гладкихка (2 урын), «Паритет» ИКнең «ЖЭУ-45» слесарь-сантехнигы Сергей Саматовка бирелде.

Яр Чаллы шәһәре территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәк белән бизәү конкурсы йомгаклары нигезендә «Иң яхшы чәчәк түтәле» номинациясендә, «Шәһәр территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча устав максаты булган оешма» категориясендә Хәсән Туфан проспектындагы бүлү полосасында ясалган чәчәк түтәлләре өчен «Горзеленхоз»ның 13 нче участогы 1 урын алды. «Горзеленхоз» предприятиесенең шулай ук 13 нче участогына Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендәге чәчәк түтәлләре өчен 2 нче дәрәҗә диплом тапшырылды. Вахитов белән Сөембикә проспектлары киселешендәге чәчәк түтәле өчен 3 урынны «Горзеленхоз»ның 8 нче участогы алды. «Коммерция оешмалары» категориясендә Рождества Христова җирле православие дини оешмасы приходы 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.

«Күп фатирлы йортның иң яхшы ишегалды» номинациясендә 3 дәрәҗә диплом белән «ЖЭУ-44» («Паритет» идарәче компания) билгеләп үтелде. 38/09А торак йорт ишегалдын төзекләндерү буенча 2 урынны «Прибрежный-1» («Строим будущее» идәрәче компаниясе) алды, 1 урынга «Строим будущее» идарәче компаниясенең «Прибрежный 2» хезмәткәрләре ия булды, алар 36/3/2 торак йорт ишегалдын төзекләндерделәр.

"Чәчәк атучы йорт" номинациясе буенча муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре категориясендә 3 урынны 86 нчы «Өмет» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе яулады, 2 урын – 91 нче "Журавушка" балалар бакчасына бирелде, 1 урынга 69 нчы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәбе лаек булды.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 11:01