Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Сәмигә Шәйгардан кызы Мәгъзанурова ТАССРның Актаныш районы Иске Җиде утрау авылында  күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда кыр эшләрендә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм пенсиягә киткәнче "Әлмәтнефть" предприятиесендә бораулау җайланмалары операторы булып эшли. Ике ул тәрбияләп үстергән, өч оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 Анна Александровна Буянова БАССРның Күгәрчен районы Ардатово авылында күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда кыр эшләрендә эшли, әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә булыша, кече балаларны карый. Сугыштан соң "Октябрьский" колхозында эшли. 1950 елда Максютово авылына күчеп киләләр. Биш бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ветераннарга Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар җиткерелде.

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрь 2020, 13:47