Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

129 нчы катнаш төрдәге «Белоснежка» яңа балалар бакчасы ЗЯБ бистәсенең 19 нчы комплексында ачылды. Тантаналы чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Мәктәпкәчә учреждение "Демография" илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Әбделхак Батюшов, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов катнашты.

 №129 «Белоснежка» балалар бакчасын Раушан Усманова җитәкләде.

 "Әлеге объект федераль һәм республика бюджетлары һәм өстәмә җирле бюджет акчаларына төзелде. 220 бала заманча балалар бакчасына йөрсен өчен 230 млн сумнан артык акча тотылган", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев. "Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан! Минемчә, бу матур бакчада балалар яратырга, дус булырга өйрәнәчәкләр һәм шәһәребезнең лаеклы гражданнары булып үсәчәкләр", – диде мэр.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Наил Мәһдиев балалар бакчасы биналарын карады. Мәктәпкәчә учреждениегә 220 бала йөри, шуларның 120се – ясле яшендә. Ясле төркемнәре беренче катта урнашкан. Гадәттәгечә, аларның барысында да аерым керү урыннары бар һәм җылы идәннәр җәелгән.

 Балалар бакчасында ике логопед төркеме булдырылган. Тәрбияләнүчеләр анда авазларның дөрес әйтелешенә күнегүләр башкара.

Мәктәпкәчә учреждениедә барлыгы 12 төркем, музыка, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинетлары бар.

Балалар бакчасы территориясендә төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы бар, шул исәптән спорт мәйданчыгы да.

Биш ел эчендә Яр Чаллыда 20 балалар бакчасы төзелде, 34е капиталь ремонтланды.

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрь 2020, 17:22