Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КАМАЗ проспектында 100 нарат утыртылды. Агачлар утырту ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Анда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары, идарә башлыклары катнашты.

"Ике ел элек биредә борылышлар, светофорлар, матур яктыртылган юл барлыкка килде. Якын-тирә территорияне төзекләндерергә була инде. Бүген без бу эшне башлыйбыз. Бу көздә КАМАЗ коллективы Горзеленхоз белән берлектә әлеге эшне дәвам итәр дип өметләнәбез. Менә шундый бурыч куела", - дип сөйләде мэр.

Моннан тыш, КАМАЗ проспектын наратлардан тыш КАМАЗ йөк машинасы да бизәячәк.
"Безнең монда 1976 елның февралендә чыгарылган "КАМАЗ" автомобиленең беренче моделенең күчермәсен куярга планлаштырабыз. Бу борт КАМАЗы – 5320. Шәһәргә килгән һәр кеше КАМАЗ проспекты буенча барганда, ярты гасырлык тарихы булган автогигант булуын белсен өчен", - дип уртаклашты Наил Мәһдиев.

Якшәмбе, 6 сентябрь 2020, 13:33