Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллы бакчачылары "Казан" Агросәнәгать паркында узган ярминкәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Анда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарының бакчачылык ширкәтләрендә тәкъдим ителгән җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция белән сату итүче сәүдә рәтләрен карап чыкты.

"Коронавирус пандемиясе чорында бакча участокларына ихтыяҗ аеруча зур иде. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләргә ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк иде. Бу яктан бакчалар үзләренең җитди әһәмиятен күрсәтте. Без киләчәктә дә бакчачыларга ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасы кысаларында, 2017-2019 елларда Яр Чаллыга 46,4 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларга 35,3 млн сумлык керү юлларын, 4,6 млн сумлык су белән тәэмин итү объектларын ремонтлау башкарылган, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 21 мәйданчык, 50 бункер һәм контейнер урнаштырылган. Моннан тыш, эчке объектларны ремонтлауны финанслашуга 3,5 млн сумнан артык акча алынган.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте

Шимбә, 5 сентябрь 2020, 15:03