Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, киншт туктаудан сакланырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә берничә мәртәбә басарга, шуның аша арттан барган машина йәртүчегә сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда төсне кире кайтаручы жилет кулланырга, мөмкин булганда ерак араларга барудан баш тартырга кирәк.

Теләсә нинди бәла килеп чыккан очракта чаллылылар ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Якшәмбе, 6 сентябрь 2020, 15:11