Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

  2 сентябрьдән башлап Яр Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай иртәнге аш оештырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, 31 848 бала кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, уку елы башланыр алдыннан Яр Чаллыда әти-әниләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында «Мәктәп туклануы» комбинатына бару оештырылды: «Барысы да чималны нинди шартларда кабул итүләрен, аны ничек тикшерүләрен, бу процесс катгый лаборатор контроль узуын күрә алдылар», - дип билгеләде мэр.

Әти-әниләр укучылар өчен әзерләнгән аш-суны татып карадылар һәм ризыкның сыйфатына үзләре бәя бирә алдылар.

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2020, 09:15