Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 4,24% тәшкил итә. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. Мәшгульлек үзәге банкында бүген 5269 вакансия бар. «Рәсәй эше» порталында 894 предприятие теркәлгән.

Татьяна Быданова сүзләренә караганда, ел башыннан туры килә торган эшне эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 20483 кеше тәшкил итә, бүгенге көндә 11948 кеше эшсезләр сыйфатында исәптә тора. Ел башыннан 4865 кеше эш белән тәэмин ителгән, шул исәптән 1842 чаллылы  - даими эшкә.

Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан бирле түләнгән акчаларның суммасы 426 млн 844 мең сум тәшкил иткән, шул исәптән 253 млн 205 мең сум 11250 баланың эшсез ата-анасына түләнгән. Әлеге сумманы 7021 кеше алды.

Игълан ителгән мәгълүмат нигезендә, "Рәсәй эше" кадрлар үзәге атна саен вакансияләр ярминкәләре үткәрә. "Бу һәм киләсе атнада ике тапкыр үткәрергә планлаштырабыз", - дип аңлатты Татьяна Быданова.

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2020, 10:05